Тарихы

Кайбер мәгълүматлар буенча, авыл 1700 елга кадәр нигезләнә, икенче бер мәгълүматлар буенча – XVIII йөз уртасында.

Чукындыру шаукымы вакытында авылга Сөнчәле авылын калдырып чыгып киткән чукындырылмаган чуашлар һәм татарлар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Новопоселённая Сунчалеева исеме белән дә билгеле.

1865 елда авылда рус дәүләт крәстияннәре –иске дин тарафдарлары урнаша, урнашкач православие динен кабул итәләр.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, сәүдә итү таралган була.

1884 елда авылда бер класслы татар-чуаш чиркәү-приход мәктәбе (1920 елда 53 ир бала һәм 37 кыз бала укый), 1901 елда − Изге Гурий борадәрлегенең бер класслы татар-чуаш ир балалар мәктәбе (1914 елда 20 ир бала укый, 1920 елда – 27 ир бала), 1916 елда – земство мәктәбе ачыла.

1866 елда беренче мәчет, 1908 елда икенче мәчет төзелә. 1874 елда казна палатасы карары белән рус крәстияннәре һәм православие динендәге чуашлар Сөнчәле авылы янындагы аерым Петровский Выселок авылына күчерелә, авылда калган чуашлар ислам динен кабул итә.

XX йөз башында авылда су тегермәне, 5 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1889 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Мукшы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер МЮД авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Коминтерн” колхозы оештырыла, 1957 елда “МЮД” совхозы составына керә. 1982 елда аннан “Сөнчәле” совхозы аерылып чыга, 1991 елда −“Мукшы” һәм “Пионер” совхозлары. 1994−2004 елларда “Алга” крәстиян-фермерлык хуҗалыгы.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык, 1946 елда – башлангыч мәктәпкә (1989 елда яңа бина төзелә), 1996 елда башлангыч мәктәп − балалар бакчасына үзгәртелә.

Авылда клуб (2001 елдан аның каршында балалар ансамбле “Сандугачкай” эшли), фельдшер-акушерлык пункты, китапханә (1984 елдан), мәчет (1993 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре табыла: Имәнкискә культурасына караган I, II, III, IV, V һәм VI Татар Сөнчәлесе авыллыклары; Татар Сөнчәлесе шәһәрлеге (Имәнкискә культурасы, монголларга кадәрге чор Болгар керәче ватыклары), гомуми Болгар чоры Татар Сөнчәлесе каберлеге.

Халык саны

1782 елда – 47 ир заты;
1859 елда – 752,
1897 елда – 1279,
1908 елда – 1501,
1920 елда – 1378,
1926 елда – 882,
1938 елда – 1025,
1949 елда – 692,
1958 елда – 629,
1970 елда – 754,
1979 елда – 612,
1989 елда – 412,
2002 елда – 376,
2010 елда – 364,
2015 елда – 303 кеше (татарлар).