Гомуми мәгълүмат

Удмурт Республикасының көньяк өлешендә урнашкан. 1926 елда оештырыла. Мәйданы – 821 кв.км. Үзәге – Киясово авылы (Ижевск шәһәреннән 65 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 9589 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 494 кеше (1989 елда – 671, 2003 елда – 607, 2005 елда – 629 кеше). Нигездә, Тауҗамал (2005 елда – 313 кеше), Байсар (84) һәм Мүшәк (78) авылларында яшиләр. Иң күптәнге татар авылы – Тауҗамал (1834 ел).

Татар җәмгыяте тормышы

1991 елдан Татар мәдәнияте җәмгыяте эшли. Мүшәк авылы мәктәбендә татар теле факультатив дәресләрдә өйрәнелә, «Чишмә» балалар иҗат коллективы (2004 елдан) эшли. Байсар авылында «Нур» үзешчән фольклор коллективы бар, ел саен «Карга боткасы» бәйрәме, Тауҗамал авылында район Сабан туе үткәрелә.

2001 елдан Тауҗамалда мәчет эшли.

Күренекле кешеләре

Травматолог‑ортопед Р.Я.Хабибьяновның тормышы Киясово районы белән бәйле.