Эчтәлек

1856 елда архитектор Г.А.Боссе проекты буенча, Алабуга сәүдәгәрләре Г.И., И.И., Д.И.Стахеевлар, П.К.Ушков инициативасы белән һәм алар акчасына төзелә.

Иң элек хатын-кызлар право­славие җәмәгате оештырыла, 1868 елның сентябрендә монастырь итеп үзгәртеп корыла һәм 10 елдан соң Вятка губернасындагы иң зур һәм төзек бинага әверелә. Төп яшәүчеләрнең саны 250 кешегә җитә, кызлар өчен чиркәү-приход мәктәбе, икона язу, укалап чигү остаханәләре эшли; зират монастырьның төньяк өлешендә урнаша. Монастырьның архитетура комплексына биш гөмбәзле, өч престоллы, дүрт яруслы, чаң манарасы чиркәү баскычы өстенә урнашкан Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве (кушып салынган корылмалар Иоанн Предтеча һәм изге Параскева Пятница хөрмәтенә изгеләндерелгәннәр), торак һәм хуҗалык корылмалары керә.

1918 елда монастырь рәсми рәвештә ябыла, әмма 1922–1929 елларда бер приход чиркәве эшләвен дәвам иттерә, анда монахинялар җәмәгате хезмәт итә. 1930 елларда күпчелек биналар, шул исәптән төп чиркәү җимертелә. Совет чорында Казан Богородица хатын-кызлар монастыре корылмаларының бер өлеше — Халык Мәгариф комиссариатының балалар шәһәрчеге, соңрак авторемонт базасы итеп файдаланыла.

1995 елдан монастырь яңадан ачыла. Өч катлы кызлар корпусы (берсендә җәфа чиккән Варвара чиркәве эшли), архиерей һәм монастырь башлыгы корпуслары, манаралы диварлар сакланып кала. Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвенең җимерелгән алтаре урынында кәшәнә төзелә. Алабуга районының Яңа Анзирка авылында монастырьның чиркәүле скиты (кече монастыре) һәм ярдәмче хуҗалыклары бар.

Әдәбият

Елдашев А.М. Елабужский Казанско-Богородицкий женский общежительный монастырь (1868–2002). К., 2002.

Автор – А.М.Елдашев