Тарихы

1565–1567 еллардан Нелюб Шумков биләмәсендәге Козембердеева авылы буларак мәгълүм, XVII йөз уртасына сарай милкенә күчә (1797 елдан – уделлар идарәсендә). Революциягә кадәрге чыганакларда Вознесенское буларак та искә алына. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук такта яру, балта эше, йөкләр ташу тарала. Кирпеч заводы була.

1874–1880 елларда архитектор К.А.Тонның үрнәк проекты буенча Вознесение чиркәве төзелә (совет чорында ябыла; ярымҗимерек хәлдә; классицизм элементлары булган эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында земство мәктәбе (1876 елда аның өчен төзелгән махсус бинада ачыла, 1920 елда 623 ир бала һәм 26 кыз бала укый), 2 су тегермәне һәм 5 җил тегермәне, 3 сыраханә, казна шәраб кибете һәм 8 бакалея кибете, Казан аеклык җәмгыятенең уку өе эшли, Вознесение көнендә ярминкә уздырыла. Авыл җәмәгатенең имана җире 4094,96 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Анатыш волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1944 елның 19 февраленнән – Солтан, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Шумково авыл җирлеге үзәге.  

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда Фрунзе исемендәге колхоз оештырыла. 1958 елда аңа Калинин исемендәге колхоз (үзәге – Яңа Солтан авылы) кушыла, колхоз эшләгән дәвердә үзәк утар Шумковода урнаша. 1994–2005 елларда авылда «Шумково» авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Халкы башлыча «Закиров З.Г.» (Шумково авылы), «Гобәйдуллин К.Г.», «Нәбиуллин Ш.Г.» (икесе дә – Әшнәк-Качкалак» авылында) крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Бөек Ватан сугышы елларында авылда Мәскәүнең Коминтерн районыннан эвакуацияләнгән 8 нче мәктәпкәчә балалар йорты урнаша (108 бала).

2003 елга кадәр – урта, 2011 елга кадәр – тулы булмаган урта, 2014 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә.

Мәдәният йорты (мәктәп бинасында), китапханә, Вознесение Господня гыйбадәт йорты (2014 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Шумково I һәм II авыллыклары (монглларга кадәрге болгар чоры) табыла.

Күренекле кешеләре

Ф.Ф.Нуриева (1942 елда туган) – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан аграр университеты тарихы музеен нигезләүче һәм аның директоры.

Халык саны

1782 елда – 336 ир-ат;
1859 елда – 1639,
1897 елда – 1796,
1908 елда – 1902,
1920 елда – 1756,
1926 елда – 1632,
1938 елда – 1041,
1949 елда – 914,
1958 елда – 722,
1970 елда – 469,
1989 елда – 440,
2002 елда – 408,
2010 елда – 284,
2020 елда – 256 кеше (татарлар – 53%, руслар – 46%).