Поселокка 1930 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан көненнән Әлки, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Чуаш Кичүе авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Поселок “Энергетик” совхозы составына керә.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 266,
1949 елда – 276,
1958 елда – 396,
1970 елда – 342,
1979 елда – 236,
1989 елда – 133,
2002 елда – 74,
2010 елда – 44,
2015 елда – 26 кеше (руслар – 70%).