Биографиясе

1963 елның 18 сентябрендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туа.

1997–2000 елларда Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укый.

Сәхнә эшчәнлеген 1980 елда Сәмәрканд шәһәрендәге рус театрында башлап җибәрә.

1996 елдан Бөгелмә рус драма театрында, 2010 елдан баш режиссёр.

Иҗаты

Матур тышкы кыяфәте, сәхнәдә үзен иркен тотуы, табигыйлеге, теге яки бу образны тудырганда төрледән-төрле сәнгатьчә чаралар һәм алымнардан оста файдалануы аның һәр чыгышын истә калырлык итә.

Пряхин күп кенә зур образларны уйный: Котэ («Ханума», А.Цагарели), Әскәр («Аршин мал алан», У.Хаҗибәков), Подхалюзин («Банкрот», А.Н.Ос­тровский), Сергей («Мценск өязендәге леди Макбет», Н.С.Лесков очеркы буенча) һ.б. Режиссёр буларак, «Тәкъдим» («Предложение»), «Юбилей» (А.П.Чехов комедияләре буенча), «Бик гади вакыйга» («Очень простая история», М.Ладо), «Туфраксыз бакча» («Сад без земли», Л.Н.Разумовская), «Соңгы герой» («Последний герой», А.Мардань) спектакльләрен куя.