Кече Чирмешән елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 12,4 км, бассейнының мәйданы 94,1 км2. Чистай районы территориясеннән ага. Елга башы Чулпан авылыннан 4 км көнчыгыштарак, тамагы Рус Ялтаны авылыннан 1 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 155 м, тамагыныкы – 118 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 27%.

Изгарның 6,1 км озынлыктагы бер кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,21 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты туендыру модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Коры килгән елларда елганың югары агымы кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 82 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Изгар ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакыттагы уртача күпьеллык чыгымы 0,006 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Изгар бассейнында күләме 0,098 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.