1950 еллар уртасында Казан университетында галлоидлар, оксид, фосфат, силикатлар классына керүче минералларда катышмалар күплеген өйрәнүдә ЭПР алымын куллана һәм алынган нәтиҗәләрне минералогия, геология-геохимия мәсьәләләрен хәл итүдә файдалана башлыйлар (В.М.Винокуров, Максут М.Зарипов).

Тимер төркеме һәм сирәк мәгъдән элементлары ионнарының изовалентлык һәм гетеровалентлык изоморфлыгы үзенчәлекләре беренче тапкыр 30 дан артык минералда һәм аларның синтетик аналогларында ачыклана. Алынган нәтиҗәләр күп кенә минералларның төсләрен аңлатырга һәм күпсанлы тау массивлары һәм чыганаклары барлыкка килүнең геохимик зоналарын билгеләргә мөмкинлек бирә (В.М.Винокуров, Н.М.Низаметдинов һ.б.).

Төш-квадруполь резонансы (ТКР) алымы белән күп кенә минералларның структурасы өйрәнелә (И.Н.Пеньков), ТРның нефть чыганаклары ЭПР ярдәмендә төрләр составы; катышмалар һәм радиацияле ион-радикаллары буенча тикшерелә; продуктив ятмаларда хәрәкәтсез нефть аралыклары барлыгы ачыклана.

Төптәге суларның борынгы һәм хәзерге биеклек зоналары билгеләнә, нефть һәм иярчен сулар белән бергә чыгарып була торган, радиоактив элементларга бай горизонтлар табыла (В.М.Винокуров, Н.С.Гарифьянов).