Казкаш (Мишә елгасы бассейны) елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 15,8 км, бассейнының мәйданы 74 км2. Саба районы территориясеннән ага. Елга башы урман массивында Байлар Сабасы авылыннан 6 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы – Сатыш авылыннан көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 175 м, тамагыныкы – 83 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%.

Сабаның 0,6 дан 2,9 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,42 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 134 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,09 м3/с.

Язын суы йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Саба бассейнында суының гомуми күләме 0,73 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.

Елга ярында район үзәге – Байлар Сабасы урнашкан.