Мәчет 972 елда төзелә. Мәчет каршында 996 елда ачылган мәдрәсә XI йөз ахырында бөтен мөселман дөньясына мәгълүм булган университет тибындагы уку йортына әверелә.

Хәзерге вакытта әл-Әзһар – барлык мөселман илләре өчен дин әһелләре әзерләүче эре үзәк. Әл-Әзһарда Исламият тикшеренүләре академиясе, дини институтлар һәм оешмалар эшли.

Анда күп кенә татар зыялылары: Г.Баруди, Г.Баттал, М.Бигиев, З.Кадыйри, З.Камали, татар мәдәниятенең башка эшлеклеләре укыган.

1990 еллардан әл-Әзһарда татар руханиларын укыту традициясе яңартыла. Татарстанның кайбер дини уку йортларында әл-Әзһар университеты укытучылары һәм аны тәмамлап кайткан мөгаллимнәр укыта.