- РУС
- ТАТ
язучы
1903 елның 10 (23) мае, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Урманай авылы – 1985 елның 22 марты, Казан.
1918 елга кадәр «Гобәйдия» мәдрәсәсендә, соңыннан Бөгелмә укытучылар семинариясендә укый.
1928–1941 елларда «Сабанчы», «Колхоз газеты» газеталары, «Советлар канаты», «Колхоз бригадиры» журналлары редакцияләрендә җаваплы сәркәтип булып эшли.
1941–1946 елларда – «Кызыл сугышчы», «Кызыл Армия» фронт газеталарында хәрби хәбәрче, җаваплы сәркәтип. Сугыштан соңгы елларда «Кызыл Татарстан» газетасы, «Сельское хозяйство Татарстана» журналы редакциясендә.
«Вәли ничек кызылармеец булды» дигән беренче хикәясе 1925 елда «Эшче» газетасында басыла.
1927 елда «Кызыл Армия хикәяләре» дип аталган беренче җыентыгы дөнья күрә.
Иҗатында чагылыш тапкан төп тема – татар авылының үткәне һәм бүгенгесе («Еллар һәм кешеләр», 1951 ел; «Мин авылны яратам», 1960 ел; «Старый дуб», 1976 ел; «Җир турында җыр», 1980 ел; «Без авылныкылар», 1982 ел; «Истә, һаман истә», 1986 ел).
Балаларга багышланган «Борчаклар сөенәләр» (1962 ел), «Чәчәкле малайлары» (1965 ел), «Хикәяләр» (1970 ел) җыентыклары, авыл театрлары өчен язылган бер пәрдәлек пьесалар авторы.
Г.З.Галиев аеруча 1949 елда Мәскәүдә – рус телендә, 1956 елда Дрезденда немец телендә басылган «Хаттан башланды» комедиясе белән таныла.
Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Сайланма әсәрләр. Казан, 1961.
Хәйри Х. Яңа авыл җырчысы // Казан утлары. 1983. № 5;
Абсалямов А. Самобытный талант // Советская Татария. 1973. 12 мая.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.