Эчтәлек

1775 елгы губерна реформасын уздыру нәтиҗәсендә оештырыла, 1796 елның 31 декабрендә ачыла. Губернатор каршындагы коллегиаль орган; 1837 елда гамәлгә кергән «Губернаторга күрсәтмә» нигезендә чынлыкта коллегиялекнең юридик хокукларын югалта.

Губернаны гомуми идарә итү белән шөгыльләнә — законнарны, фәрманнарны һәм үзәк хакимиятләр күрсәтмәләрен халыкка җиткерә һәм аларның үтәлешен күзәтчелектә тота; мәхкәмәдә каралмаган эшләрне хәл итә; мәхкәмә чыгарган хөкем карарлары буенча мөлкәт хуҗасы булудан вакытлыча читләштерә; үзенә буйсынудагы учреждениеләргә һәм затларга карата шикаятьләрне тикшерә. Хөкем ителерлек һәм җаваплы эшләр — губернатор белән берлектә, башкару һәм «2 нче разряд» эшләре Казан губерна идарәсе бүлекчәләрендә карала.

1865 елгы Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, идарә составына: губернатор (рәис), вице-губернатор, киңәшчеләр, асессор, аерым йөкләмәләр башкаручы чиновниклар, казначей, аның ярдәмчесе, губернаның табиблек инспекторы, губерна инженеры, губерна архитекторы, соңрак губерна төрмә инспекторы һ.б. (1911 елда барлыгы 60 лап кеше) керә. Казан губерна идарәсе гомуми кабулханәгә һәм канцеляриягә бүленә; канцелярия 4 бүлектән тора. Казан губерна идарәсе каршында табиблек, төзелеш, төрмәләр һәм җир бүлү бүлекләре, шулай ук типография, архив, регистратура була.

Сенатка, 1802 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгына буйсына.

Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советларының 2 нче съездының 1917 ел 27 октябрь карары нигезендә бетерелә, 1917 елның 1 декабрендә яшәүдән туктый.

Әдәбият

Анучин Е. Исторический обзор развития административно-полицейских учреждений России. СПб., 1872;

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 1996. Кн. 1;

Долгов Е.Б. Административные и судебные органы власти в городе Казани и Казанской губернии в XVIII в. // Столичные и периферийные города Руси и России в средние века и раннее новое время. М., 1996.                                   

Автор – Е.Б.Долгов