- РУС
- ТАТ
Механика гыйлеме белгече, физика-математика фәннәре докторы (1981), профессор (1984). ТРның атказанган фән эшлеклесе (2004)
1937 елның 10 апрелендә Казан шәһәрендә туган.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1959), Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында эшли (бүленеп, 1980–1988 елларда Чаллы шәһәре Кама политехника институтында материаллар каршылыгы кафедрасы мөдире). 1988 елдан теоретик механика кафедрасы профессоры, 2006 елдан баш фәнни хезмәткәр.
Хезмәтләре деформацияләнүчән каты җисем механикасына карый.
Пластиналар һәм сүрүләр теориясендәге чикле элементлар ысулын үстерә; күп катламлы ортотроп кабырчыклар теориясенең комплекслы гомуми тигезләмәләрен чыгара; пластиналар һәм кабырчыкларның каты җисемнәр белән орынып тәэсирләшүен тирәнтен тикшерә; катлаулы термосыгылмалы сөзәк кабырчыкларны хисаплый.
Казан университетының атказанган профессоры (2007). Медаль белән бүләкләнә.
Расчет ортотропных оболочек вращения на локальные нагрузки // Труды 6 конференции по теории оболочек. М., 1966.
Развитие метода граничных элементов в линейных и нелинейных задачах теории пластин и оболочек // Труды 18 международной конференции по теории оболочек. Саратов, 1977. Т. 3 (автордаш).
Теория оболочек с учётом поперечного сдвига. Казань, 1977 (автордаш).
Контактные задачи для упругих элементов конструкций. Казань, 1988.
Развитие метода граничных элементов в линейных и нелинейных задачах теории пластин и оболочек // Труды 18 международной конференции по теории оболочек. Саратов, 1997. Т. 3 (автордаш).
Система Математика 4.0 и ее приложения в механике: учебное пособие. Казань, Набережные Челны, 2002 (автордаш).
Решение задач нелинейного деформирования пластин и пологих оболочек методом граничных. Казань, 2002 (автордаш).
Аналитические и численные методы решения интегральных уравнений в задачах упругого воздействия тел. Казань, 2007 (автордаш).
Строительная механика в пакетах "MATHEMATICA" и "ANSYS": учебное пособие. Казань, 2009.
Приближенный аналитический способ исследования деформаций пространственных криволинейных стержней // Ученые записки Казанского университета. Сер. Физико-математические науки. 2012. Т. 154, кн. 3.
Расчет ортотропных оболочек в рядах Навье-Карасева. Казань, 2012.
Произвольный изгиб консольного стержня консервативной силой // Ученые записки Казанского университета. Сер. Физико-математические науки. 2013. Т. 155, кн. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.