- РУС
- ТАТ
Елга транспорты хезмәткәре, инженер-гидротехник, татарлардан беренче елга флоты капитаны
1897 елның 18 августы, Казан шәһәре – 1972 елның 27 декабре, шунда ук.
Г.В.Рәфыйковның улы.
Казан елга училищесен (1917 ел), Ленинград елга транспорты инженерлары институтын (1933 ел) тәмамлый.
1917–1929 елларда елга судноларында эшли. 1930–1935 елларда Казан су транспорты идарәсендә инженер, плес башлыгы, су төбен казу эшләре мөдире, баш инженер, бер үк вакытта, 1930–1952 елларда, Казан елга техникумында укыта, 1935–1937 елларда директор урынбасары.
1937 елда репрессияләнә (1940 елда эш туктатыла).
1952–1957 елларда «Средневолжскстрой» берләшмәсенең 3 нче төзелеш идарәсе өлкән инженеры, Казан елга портының гидрокорылмаларын проектлау һәм төзү белән шөгыльләнә.
Сабиров Ф. Еллар һәм юллар // Казан утлары. 1977. № 9.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.