Биографиясе

1894 ел, Казан – 1942 ел.

Казан сәнгать мәктәбендә белем ала (1911–1918), 1915–1916 елларда, укуыннан бүленеп, хәрби хезмәттә була. 1920 елда Кызыл Армиянең Республика запас армиясе штабы сәяси бүлегендә рәсем сәнгате секциясенә җитәкчелек итә.

1921 елда укуын дәвам иттерү өчен Казан сәнгать-техника институтына (1935 елдан – Казан сәнгать училищесе) җибәрелә. «Пар чүкече» һәм «Паратскидагы «Кызыл металлист» заводының тимерчелек цехы» картиналары өчен аңа нәкышьче рәссам дәрәҗәсе бирелә (1923).

ТатАХРР (1923) һәм Рәссамнар берлеге әгъзасы (1940). Казан уку йортларында укыта.

Иҗаты

1920–1930 елларда мәдәният тормышында актив катнаша. «1905 ел» (1922), «Чуаш базары» (1926), «Ленин Октябрьдә» (1940–1941) дигән нәкышь әсәрләре, төсле литография, линогравюра, сатирик рәсемнәр, «Всадник» графика җәмгыяте басмалары авторы.

И.И.Князьков белән берлектә Казан пионерлар йортын, А.В.Ухтомский исемендәге тимерьюлчылар клубын һ.б. бизи. Революцион бәйрәмнәр уңаеннан шәһәрне бизәүдә катнаша. Тукыма бизәкләре, көнкүреш әйберләре, костюмнар өчен эскизлар ясый. Татар академия театры спектакльләре декорацияләре авторы.

Күргәзмәләре

Казан рәссамнары күргәзмәләрендә катнаша (1918 елдан).

Әсәрләр тупланмасы

Әдәбият

Художники народов СССР: Биобиблиографический словарь. М., 1970. Т. 1.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Сулф, Леф, ТатАХРР: Каталог выставки произведений художников Татарии 20–30-х годов. Казань, 1990.