Биографиясе

1778 елның 22 июне, Ревель губернасы, Ервен өязе Кикель утары – 1828 елның 12 апреле, Казан шәһәре.

1794 елдан хәрби хезмәттә.

1812 елгы Ватан сугышында һәм 1813–1815 еллардагы чит илләргә яуларда катнаша.

1809–1812 елларда, 1816–1818 елларда, 1824–1826 елларда Эстляндия губернасының полиция һәм мәхкәмә органнарында.

1818–1824 елларда Эстляндия губернасы дворяннары башлыгы.

1826 елдан Казан гражданнар губернаторы.

Казан губернасында раскольникларны эзәрлекли, кораб төзелеше урманнары Низовой округы түрәләренең лашманнарга карата законсыз гамәлләре белән көрәшә. Казан, Зөя һәм Болгарда борынгы һәйкәлләрне барлап тасвирларга ярдәм итә (1827–1828 еллар).

Казан уку-укыту округының элекке попечителе М.Л.Магницкийны Казаннан Ревель шәһәренә җибәрергә булышлык итә (1826 ел).

О.Ф.Розен вакытында губерна шәһәре урамнарына таш түшәлә башлый, Казан университеты клиникалары өчен бина салына (1828 ел).

Әдәбият

Долгоруков П.В. Российская родословная книга. СПб., 1855. Ч. 2.

Розен А.Е. Очерк фамильной истории баронов фон-Розен. СПб., 1876.

Автор – Е.Б.Долгов