Авылга 1923 елда Уткино авылы кешеләре нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән ТАССРның Чистай кантоны Аксубай волосте составында. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Илтерәк авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Яңа Тормыш” колхозы оештырыла, соңыннан ул Кызыл Геройлар исемендәге колхоз (Иске Илтерәк авылы) составына керә. 1980 елда Калинин исемендәге колхоз составында. 1996−2008 елларда Кызыл Геройлар исемендәге күмәк предприятие, 2005−2009 елларда күмәк предприятиенең җитештерү базасы өлешендә ”Нива” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.

Халкы күбесенчә “Аксу Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2003 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда күп функцияле үзәк, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Күренекле кешеләре

Л.Н.Васильева (1930−1949) – чуаш шагыйрәсе;

А.Д.Ефимов (тәхәллүсе Хмыт) (1964 елда туган) – педагог, язучы, Чуаш Республикасының атказанган укытучысы, Чуаш Язучылары берлеге әгъзасы.

Халык саны

1926 елда – 375,
1938елда – 475,
1949елда – 355,
1958 елда – 319,
1970 елда – 410,
1979 елда – 357,
1989елда – 241,
2002 елда – 197,
2010 елда – 180,
2015 елда – 167 кеше (чуашлар).