Тарихы

Авылга XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Новопоселённая Сосновка исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1883 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1897 елда төзелә; 1899 елда 47 ир бала һәм 17 кыз бала укый), 1898 елда аның каршында кызлар өчен якшәмбе мәктәбе ачыла (1900 елда 47 кыз укый).

XX йөз башында авылда Казан Богородица чиркәве (1891 ел), 5 тегермән, 4 вак-төякләр кибете, чәршәмбе базары эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1188 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәм волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964елның 4 мартыннан – Алексеев, 1977 елның 29 августыннан Аксубай районында.

Хәзер Емелькино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1980 елларда авыл “Алга” колхозы (Иске Чуаш Әдәмсуы авылы) составына керә. 1994−2009 елларда “Алга” күмәк предприятиесе.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1936 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли, 1936 елда − тулы булмаган урта, 1962 елда – сигезьеллыкка, соңрак урта мәктәпкә үзгәртелә, 2006 елда ябыла.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында соңгы бронза дәвере, гомуми Болгар чоры 4 археология истәлеге (авыллык) һәм монголларга кадәр чор Идел буе Болгар дәүләте истәлекләре табыла.

Күренекле кешеләре

М.В.Хренк-Гаврилова (1925 елда туган) – шагыйрә.

Халык саны

1859 елда – 447,
1897 елда – 946,
1908 елда – 882,
1920 елда – 1094,
1926 елда – 831,
1938 елда – 653,
1949 елда – 468,
1958 елда – 442,
1970 елда – 451,
1979 елда – 335,
1989 елда – 112,
2002 елда – 189,
2010 елда – 116,
2015 елда – 121 кеше (руслар – 73%, чуашлар – 26%).