Поселокка 1929 елда Иске Тимошкино авылы кешеләре нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән поселок Казан губернасының Чистай өязе Котыш волостена керә. 1930 елның 10 августыннан — Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән — Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Беловка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1937 елда поселокта җил тегермәне төзелә, яна, 1939 елда яңасы төзелә.

1933 елда поселокта ”Канаш” колхозы оештырыла, 1950 елдан Андреев исемендәге колхоз (Иске Тимошкино авылы) составында. 1955 елда колхоз бүленә һәм поселок “Алга” колхозына (Алексеевка авылы), 1968 елда “Дружба” колхозына керә.

1986 елда “Дружба” колхозы бүленгәндә “Верный Путь” колхозы (Беловка авылы) составында кала. 1994−2006 елларда “Верный Путь” күмәк предприятиесе.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1938 елда башлангыч мәктәп ачыла, 2002 елда ябыла.

Поселокта клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Поселок янында археология объекты – Сергеевскиий авыллыгы (монголларга кадәрге чор Болгар истәлеге) табыла.

Халык саны

1938 елда – 167,
1949 елда – 111,
1970 елда – 91,
1979 елда – 28,
1989 елда – 113,
2002 елда – 101,
2010 елда – 83,
2015 елда – 75 кеше (чуашлар).