Авылга 1920 елларда Рус Карасуы авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чистай кантоны Кәкрекүл волостена керә.

1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Трудолюбово авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928−1929 елларда “Маяк” колхозы оештырыла (Октябрь, Культура һәм Өченче Интернациональ исемендәге авыллар). 1930 елларда колхоз таркала, авыл “Октябрь” колхозы составына керә. 1950 елларда “Трудолюбово” колхозы (Трудолюбово авылы) белән “Октябрь”колхозына берләшә (үзәк утар Трудолюбово авылында). 1994−2006 елларда “Октябрь” күмәк предприятиесе.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926 елда авылда башлангыч мәктәп (2004 елда ябыла). 1950 елда уку өе ачыла.

Халык саны

1938 елда − 205,
1949 елда − 203,
1958 елда − 162,
1970 елда – 164,
1979 елда – 104,
1989 елда – 78,
2002 елда – 55,
2010 елда – 53,
2015 елда – 63 кеше (чуашлар).