Авылга 1920 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән ТАССРның Чистай кантоны Котыш волосте составына керә.

1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Тимошкино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Победа” колхозы оештырыла, 1957 елда “Победа” колхозы (Иске Тимошкино авылы) составына керә. 1994 елдан ”Победа” күмәк предприятиесе.

1998−2005 елларда “Канаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Мәгариф һәм мәдәният

2004 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

А.А.Харитонов (1942−2017) – педагог, Чуаш милли мәдәниятының атказанган эшлеклесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чуаш милли мәдәният үзәге һәм “Уяв” фольклор коллективы җитәкчесе (1976−2017 елларда);

А.Ф.Шуркин (1947 елда туган) – Аксубай районының мактаулы гражданы, “Верный путь” колхозы рәисе (1986 елдан) “Почет билгесе” ордены кавалеры.

Халык саны

1938 елда – 142,
1949 елда – 163,
1958 елда – 198,
1970 елда – 212,
1979 елда – 187,
1989 елда – 109,
2002 елда – 68,
2010 елда – 62,
2015 елда – 56 кеше (чуашлар).