Эчтәлек

Авылга 1929 елда Иске Кыязлы авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

Нигез салынган көннән ТАССРның Чистай кантоны Котыш волосте составына керә. 1930 елның 10 августыннан Беренче Май, 1940 елның 26 апреленнән Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Кыязлы авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Кызылтау” колхзозы оештырыла. 1996−2006 елларда “Кызылтау” күмәк предприятиесе.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, умартачылык белән шөгыльләнә.

2010 елга кадәр башлангыч мәктәп – балалар бакчасы эшли.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2002 елдан) бар

Халык саны

1949 елда – 376,
1958 елда – 416,
1970 елда – 600,
1979 елда – 513,
1989 елда – 344,
2002 елда – 325,
2010 елда − 278,
2015 елда − 217 кеше (татарлар).