- РУС
- ТАТ
Татарстанның Аксубай районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Аксубай поселогыннан 28 км көньяк-көнбатыштарак, Нурлат – Аксубай автомобиль юлыннан көнбатыштарак, Олы Сөлчә елгасы (Олы Чирмешән елгасы бассейны) үзәненең уңъяк сөзәклегендә урнашкан
Авылга 1921 елда Баланда авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Башта Сулбаевка дип атала.
Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чистай өязе Кәкрекүл волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.
Хәзер Трудолюбово авыл җирлеге составына керә.
1928−1929 елларда “Маяк” колхозы (Октябрь, Культура һәм Өченче Интернациональ исемендәге авыллар) оештырыла. 1930 елларда колхоз таркала, авыл “Чапаев” колхозына керә. 1950 елларда “Октябрь” колхозы (Трудолюбово авылы) составында. 1994−2006 елларда “Октябрь” күмәк предприятиесе.
Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1989 елда Өченче Интернационал исемендәге авыл белән икесе арасында күп функцияле комплекс төзелә, биредә фельдшер-акушерлык пункты, клуб, китапханә урнаша.
1926 елда – 182,
1938 елда – 213,
1949 елда – 189,
1958 елда – 181,
1970 елда – 171,
1979 елда – 109,
1989 елда – 102,
2002 елда – 101,
2010 елда – 81,
2015 елда – 93 кеше (чуашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.