Эчтәлек

Поселокка 1921 елда нигез салына.

Нигез салынган көннән ТАССРның Чистай кантоны Кәкрекүл волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Трудолюбово авыл җирлеге составына керә.

Халкы күбесенчә “Нурлес” җаваплылыгы чикләнгән оешмада эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1930 елларда поселокта Ленин исемендәге колхоз оештырыла.

Бөек Ватан сугышыннан соң башлангыч мәктәп ачыла, 2010 елда ябыла.

Халык саны

1926 елда – 120,
1938 елда – 173,
1949 елда – 134,
1958 елда – 171,
1970 елда – 208,
1979 елда – 148,
1989 елда − 90,
2002 елда – 71,
2010 елда − 58,
2015 елда − 44 кеше (чуашлар).