Авылга XVIII йөз уртасында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Олы Сөлчә янындагы Кәкрекүл, София исемнәре белән дә телгә алына.

1861 ел реформасына кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. XVIII йөз ахырында алпавытлар И.М.Матюшин, М.С.Абалуева, А.Н.Ростовский, XIX йөздә – Топорнина, Н.И.Гаврилова, А.А. һәм М.А.Ростовскийлар карамагында.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, мичкә, тәгәрмәч ясау, балта эше, тимерчелек, йон-тукыма ману-бизәк төшерү киң таралган була.

1857 елда авылда София чиркәве төзелә, 1891 елда яна, вакытлыча агач чиркәү төзелә. 1905 елда Л.Ростовская акчасына София чиркәве төзелә (1937 елда алтарь җимерелә, гөмбәзләре юкка чыгарыла, бинада амбар, соңыннан клуб урнаша).

1862 елда Ростовскийлар утарында чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1863 елда 6 ир бала һәм 6 кыз бала укый), 1872 елда земство мәктәбенә үзгәртелә (1884 елда 63 ир бала һәм 9 кыз бала укый). 1866 елда мәктәп каршында олылар өчен якшәмбе мәктәбе ачыла (1890 елларда 57 кеше йөри).

1890 елда мәктәп каршында Чистай өязенең ятим ир балалары өчен агач эшенә өйрәтү бүлеге булган приют ачыла (1900 елда 15 ир бала укый).

XX йөз башында авылда волость идарәсе, авыл банкы, земство хастаханәсе (1865 ел), 3 тимерчелек, 2 сыраханә, казна шәраб һәм 5 вак-төякләр кибете, чәршәмбе саен базар эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2253 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Мукшы волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составына керә. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Кәкрекүл авыл җирлеге үзәге.

1930 елларда “Большевик” һәм “Комсомол” колхозлары оештырыла, 1952 елда “Большевик” исеме астында берләшә. 1996 елда аның составыннан “Труд” терлек симертү совхозы бүленеп чыга, 1989 елда “Кәкрекүл” исеменә үзгәртелә. 1994−2010 елларда “Кәкрекүл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы, нигездә, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә, “Сөт Иле-Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли.

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда − тулы булмаган урта, 1932 елда − политехник, 1940 елда − тулы булмаган урта, 1959 елда – сигезьеллык, 1965 елда урта мәктәпкә (яңа бина төзелә) үзгәртелә. 2015 елда мәктәпкә Советлар Союзы Герое Г.Г.Романов исеме бирелә.

1980 еллар уртасында хастаханә бинасы төзелә, 2004 елда ябыла.

Авылда балалар бакчасы (2015 елда мәктәпкә кушыла), мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, София гыйбадәт кылу йорты (2009 елдан) бар.

Авылда Советлар Союзы Герое Г.Г.Романовка һәйкәл һәм бюст (мәктәп янында), волоcть башкарма комитетының беренче рәисе Ф.А.Горшковка (1920 елда “сәнәкчеләр фетнәсе” вакытында үтерелә) һәйкәл һәм бюст, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга мемориаль комплекс куелган.

Күренекле кешеләре

В.Н.Васильев (1965 елда туган) – административ хуҗалык эшлеклесе, РФнең Федераль җыелышының Федерация Советы әгъзасы (2011 елдан);

Г.Г.Романов (1907−1987) – гвардия капитаны, Советлар Союзы Герое (1945 ел), СССР Югары Советы депутаты (1946−1945 елларда), ике Ленин ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.

Авылда шагыйрә Р.А.Крайнова (1949 елда туган) яши.

Халык саны

1859 елда – 767,
1897 елда – 1319,
1908 елда – 1660,
1920 елда – 1504,
1926 елда – 1244,
1938 елда – 1280,
1949 елда – 891,
1958 елда – 701,
1970 елда – 707,
1979 елда − 707,
1989 елда – 490,
2002 елда – 469,
2010 елда − 401,
2015 елда – 384 кеше (руслар).