Эчтәлек

Авыл 1710 елдан мәгълүм.

XX йөз башыннан 1963 елга кадәр 2 торак пунктка бүленә: Рус Кисасы һәм Чуаш Кисасы. Революциягә кадәрге чыганакларда Починок по речке Куше близко деревни Аксубино исеме белән дә телгә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, итек тегү, тимерчелек һәм дегет кайнату, тире эшкәртү.

1902 елда авылда Богоявление чиркәве ачыла, аңа кадәр халкы Аксубай авылындагы Изге Троица чиркәве приходына карый.

1892 елда бер класслы укырга-язарга өйрәтү рус-чуаш катнаш мәктәбе ачыла (1905 елда 28 ир бала һәм 11 кыз бала укый, 1909 елда – 26 ир бала һәм 28 кыз бала).

XX йөз башында авылда ярма яргыч, дегет кайнату бинасы, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1812 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волостена керә. 1920 елдан ТАСССРның Чистай кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Яңа Аксубай авыл җирлеге составына керә.

1930 елларда Ильич исемендәге колхоз оештырыла, 1958 елда Ленин исемендәге колхоз (Яңа Аксубай авылы) белән кушыла. 1993 елдан “Киса” күмәк предприятиесе һәм Ленин исмендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан “Агрофирма “Вамин-Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп (2003 елдан Яңа Аксубай башлангыч мәктәбе филиалы), балалар бакчасы (1987 елдан), клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Халык саны

1782 елда – 122 ир заты;
1859 елда – 982,
1897 елда – 984,
1908 елда – 1049,
1920 елда – 1021,
1926 елда – 1055,
1938 елда − 1159,
1949 елда – 783,
1958 елда – 767,
1970 елда – 728,
1979 елда – 771,
1989 елда −446,
2002 елда – 473,
2010 елда – 466,
2015 елда – 484 кеше (чуашлар – 82%).