Авылга 1929 елда Чуаш Енорускиносы авылы кешеләре Калинин исемендәге поселок буларак нигез сала.

Нигез салынган көннән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Илтерәк авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда Калинин исемендәге колхоз оештырыла, 1952 елда “Двигатеь” колхозы (Чуаш Енорускиносы авылы) белән Калинин исемендәге колхозга берләшә (үзәк утар Чуаш Енорускиносы авылында). 1961 елда Калинин исемендәге колхоз Кызыл Геройлар исемендәге колхоз составына керә (Иске Илтерәк авылы). 1980 елда Калинин исемендәге колхоз Кызыл Геройлар исемендәге колхоздан чыга. 1995−2005 елларда “Ключи” күмәк предприятиесе.

1930 елдан авылда берникадәр вакыт башлангыч мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

Д.Н.Садыйкова (1960 елда туган) – дәүләт эшлеклесе, Чуаш Республикасының Юстиция министры (1995−2000 елларда).

Халык саны

1938 елда – 168,
1949 елда – 156,
1958 елда – 148,
1970 елда – 105,
1979 елда – 71,
1989 елда – 15,
2002 елда – 9,
2010 елда – 1,
2015 елда – 2 кеше (чуашлар).