Эчтәлек

Авылга 1916−1917 елларда Яңа Илтерәк авылыннан күчеп килгән чукынмаган чуашлар нигез сала.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Аксубай районында.

Хәзер Иске Илтерәк авыл җирлеге составына керә.

1930 елларда “Трактор” колхозы оештырыла, 1950 елда “Доброволец” колхозы (Яңа Илтерәк авылы) составына керә.

Халкы күбесенчә “Аксу-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1921 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 2003 елда ябыла.

Авылда клуб (“Сеспель” вокаль ансамбле), фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Авыл янында Иляшкино шәһәрлеге − монголларга кадәрге чор Болгар дәүләте археологик истәлеге бар.

Халык саны

1920 елда – 467,
1926 елда – 528,
1938 елда – 496,
1949 елда – 419,
1958 елда – 418,
1970 елда – 435,
1979 елда – 406,
1989 елда – 220,
2002 елда – 137,
2010 елда − 129,
2015 елда − 121 кеше (чуашлар)