Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына (кайбер мәгълүматлар буенча – 1710 елда). Революциягә кадәрге рус чыганакларында Новопоселённая Янорусова исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, су тегермәне, 2 ярма яргыч, 2 тимерче алачыгы, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1964 дисәтинә тәшкил итә.

1749 елдан авыл Аксубай авылының Троица чиркәве приходына, 1906 елдан Яңа Илтерәк авылының Вознесение чиркәве приходына карый. 1912 ел мәгълүматлары буенча, авылда ир балалар өчен укырга-язарга өйрәтү чиркәү-приход мәктәбе эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Илтерәк авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Пионер” колхозы оештырыла, соңыннан “Двигатель” исеменә үзгәртелә. 1952 елда ул Калинин исемендәге колхоз (Калиновка авылы) белән Калинин исемендәге колхозга берләшә (үзәк утар Чуаш Енорускиносы авылында). 1961 елда Кызыл Геройлар исемендәге колхозга (Иске Илтерәк авлы) керә. 1980 елда Калинин исемендәге колхоз составында ул колхоздан чыга.

1995−2005 елларда “Ключи” күмәк предприятиесе. 2005−2011елларда “Надежда” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Аксу Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда − тулы булмаган урта, 1960 елда – сигезьеллык (1966 һәм 1973 елларда яңа биналар төзелә), 1984 елда – урта, 2001 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

Г.Л.Якимов-Пиляк (1949 елда туган) – шагыйрь;

К.Г.Яковлев (1965 елда туган) – дәүләт эшлеклесе, Чуаш Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Чуаш Республикасының мәдәният министры, милләтләр һәм архив эше буенча (2016 елдан);

В.В.Янилкин (1954 елда туган) – физикохимик, химия фәннәре докторы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Ю.В.Янилкин (1946 елда туган) − математика фәннәре докторы.

Халык саны

1782 елда – 114 ир заты;
1859 елда – 811,
1897 елда – 919,
1908 елда – 947,
1920 елда – 1061,
1926 елда – 1113,
1938 елда – 1115,
1949 елда – 648,
1958 елда – 738,
1970 елда – 757,
1979 елда – 668,
1989 елда – 524,
2002 елда – 482,
2010 елда – 412,
2015 елда – 424 кеше (чуашлар).