Авылга 1921 елда Яңа Үзи авылы кешеләре нигез сала.

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чистай кантоны Көтеш волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер авыл Беловка авыл җирлегенә керә.

1930 елда авылда “Красное знамя” колхозы оештырыла, 1955 елда “Вперед” колхозына (Андреевка авылы) керә, 1968 елда “Дружба” колхозы составында. 1986 елда колхозны бүлгәндә авыл “Верный путь” колхозында кала. 1994−2006 елларда “Верный путь” күмәк предприятиесе.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп эшли, 2004 елда Яңа Үзи тулы булмаган урта мәктәбенә кушыла.

2016 елга кадәр балалар бакчасы эшли.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Мәктәп бинасы алдында Чуашиянең халык шагыйре Н.И.Полоруссов-Шелеби бюсты урнаштырылган. Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

Е.Г.Алексеева (1973 елда туган) – язучы, журналист, публицист.

Халык саны

1926 елда – 474,
1938 елда – 525,
1949 елда – 391,
1958 елда – 442,
1970 елда – 607,
1979 елда − 538,
1989 елда – 360,
2002 елда – 378,
2010 елда – 364,
2015 елда – 358 кеше (чуашлар).