Авылга 1930 елларда нигез салына.

Нигез салынган көннән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Тимошкино авыл җирлеге составына керә.

1930 елда “Батыр” колхозы оештырыла.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

Р.С.Хәмәдиев (1947−2003) – административ-хуҗалык эшлеклесе, Чаллы шәһәре администрациясе башлыгы (1999−2003 елларда), Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы.

Халык саны

1938 елда – 92,
1949 елда – 103,
1958 елда – 81,
1970 елда – 41,
1979 елда – 26,
1989 елда – 28,
2002 елда – 21,
2010 елда – 21,
2015 елда – 28 кеше (татарлар).