Эчтәлек

Кайбер мәгълүматлар буенча, авылга христиан диненең хлыстлар сектасы иярченнәре нигез сала. 1921 елда Яңа Үзи авылыннан 30 гаилә күченә.

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чистай кантоны Көтеш волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйварыннан Аксубай районында.

Хәзер Беловка авыл җирлеге составына керә.

1920 елларда биредә башлангыч мәктәп эшли. 1969 елда авылга Федоровка башлангыч мәктәбе күчерелә (1987 елда яңа бина төзелә), 2014 елда ябыла.

1930 еллар башында авылда “XVII съезд Всесоюзной коммунистической партии (большевиков)” колхозы оештырыла, 1950 елда Андреев исемендәге колхоз (Иске Тимошкино) составында, 1955 елда колхоз бүленгәч, авыл “Вперед” колхозы составына керә, 1968 елдан “Дружба” колхозы составында.

1980 елда Алексеевка һәм Федоровка авыллары арасында “Восход” урманчылыгы питомнигы ачыла, теплица төзелә.

1986 елда “Дружба” колхозы бүленгәч, авыл “Верный Путь” колхозына (Беловка авылы) керә. 1994−2006 елларда “Верный путь” күмәк предприятиесе.

Клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1926 елда – 160,
1938 елда – 240,
1949 елда – 240,
1958 елда – 279,
1970 елда – 304,
1979 елда – 228,
1989 елда – 161,
2002 елда − 175,
2010 елда − 133,
2015 елда – 137 кеше (чуашлар).