Биографиясе

1947 елның 3 гыйнвары, Мөслим районы Яңа Сәет авылы – 2007 елның 15 мае, Казан.

Казан университетында укый. А.М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны (Мәскәү, 1979) тәмамлый.

«Чаян» журналында (1969–1974), (1983–2007), «Яшь ленинчы» газетасында (1979–1983) әдәби хезмәткәр булып эшли.

Иҗаты

«Беренче карлыгачлар» җыентыгында (1968) тәүге шигырьләре басыла. «Язмышлар ярында» (1971), «Утлы бозлар» (1978) (русчага тәрҗемәдә «Осенние костры», 1985), «Адашкан болыт» (1990), «Ике урман арасы» (1995) исемле шигырь җыентыклары авторы.

Зөлфәт поэзиясендә чагылган темалар күптөрле. Шагыйрьне бигрәк тә татар халкының тарихи үткәне («Сөембикәнең хушлашу догасы», 1978; «Нәсел тамгасы», 1999), аның мәдәнияте һәм тел язмышы («Татар теленең каргышы», 1978) борчый.

Шагыйрь күпләрнең тормышын бозган чорның фаҗигале вакыйгалары турында борчылып уйлана («Марш», 1986; «Халык дошманы турында бер истәлек», 1986; «1937», 1999), замандашларының эш-гамәлләрен бәяләргә омтыла, мәхәббәт турында күп яза.

Аның әсәрләрендә тыелгысыз хисләр, экспрессив тәэсирлелек өстенлек итә. Ул чынбарлыктагы, табигатьтәге кечкенә генә деталь, факт, күренеш аша поэтик фикерне калку, колачлы итеп җанландыру осталыгына ия; аңа публицистик кайнарлык, ихласлылык, халык иҗатына, әкият, бәет, дастан, җырларга нигезләнгән романтик образлылык, җыйнак композиция, төзек ритмика хас; теле символ-метафораларга бай.

Зөлфәт – Һ.Такташ традицияләрен дәвам иттерүче романтик шагыйрь; «традицион» шигырь формаларына өстенлек бирсә дә, анда субъектив һәм кискен каршылыкларга корылган, үзенә генә хас үзенчәлек бар. Боз һәм Ялкын, Мәхәббәт һәм Нәфрәт, Яшәү һәм Үлем, Мизгел һәм Мәңгелек кебек төшенчәләрне чагыштырып бирү аша Зөлфәт образлы фикерләү тудыра. Аның шигъриятендә һәрвакыт фәлсәфи төсмер өстенлек итә.

Зөлфәт – композитор Л.Хәйретдинова музыкасына «Мәкерле песи» (1974; ТАССРның М.Җәлил исемендәге комсомол премиясе, 1978) исемле беренче татар балалар операсы либреттосы, «Әкият» Казан курчак театрында куелган «Җен кызы» (1992), «Таңга – Чулпан, Айга – Зөһрә» (1999) пьесалары авторы да.

Аның шигырьләренә Ф.Хатыйпов, З.Гыйбадуллин һәм башка композиторлар тарафыннан язылган җырлар халык арасында популярлык казана.

Бүләкләре

Зөлфәт – Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (2000), ТАССРның М.Җәлил исемендәге комсомол премиясе (1978) лауреаты.

Әсәрләре

Йөрәгемне былбыл чакты. Казан, 1999.

Әдәбият

Шабаев М. Сандугач язмышлы шагыйрь // Казан утлары. 1996. № 5.

Зәйдулла Р. Без гөл өзгән кырларда // Идел. 2000. № 2.

Юсупова Н. Тылсымлы сүз остасы // Казан утлары. 2007. № 1.

Авторлар: Т.Н.Галиуллин, Р.Ә.Мостафин