Биографиясе

1921 елның 24 декабре, Буа кантоны Татар Төкесе авылы – 1994 елның 28 феврале, Казан.

Мәскәүдә А.М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлый (1957).

Бөек Ватан сугышында катнаша, мәшһүр К.Заслонов җитәкчелегендәге белорус партизаннары берләшмәсендә дошман объектларын шартлатучы, разведка отряды башлыгы.

1944–1946 елларда Орша шәһәр советы башкарма комитеты рәисе урынбасары.

1946–1949 елларда Татарстан урман хуҗалыгында эшли.

1949–1951 елларда «Яшь сталинчы» газетасында мөхәррир урынбасары, 1951–1955 елларда Татарстан китап нәшриятында балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире.

1957–1963 елларда ТАССР Язучылар берлеге идарәсе җаваплы сәркәтибе, 1971–1974 елларда аның рәисе, РСФСР Язучылар берлеге идарәсе президиумы әгъзасы (1970–1975).

1964–1971, 1974–1982 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.

1961–1968, 1974–1978 елларда З.Нури – ТАССР Югары Совет депутаты.

Иҗаты

З.Нуриның беренче шигырьләре республика газета-журналларында, сугышка кадәр нәшер ителгән күмәк җыентыкларда чыга.

Беренче җыентыгы («Шигырьләр») 1945 елда дөнья күрә. Бөек Ватан сугышы елларында совет кешеләренең ныклыгын, батырлыгын сурәтләгән «Дан юлы» (1949), «Чын күңелдән сөйләшү» (1955), «Күтәрелү» (1956) поэмалары, «Без яшибез Иделдә» (1951; рус теленә тәрҗемәсе «Мы живём на Волге», 1956) җыентыклары авторы.

З.Нуриның сугыштан соңгы иҗаты гражданлык пафосы белән сугарылган, публицистик яңгырашка ия. Халыклар дуслыгы, интернационализм – «Ел буе яз» (1958), рус теленә тәрҗемәдә басылган «Есть цветы у нас» (1969), «Еллар һәм юллар» (1971), рус теленә тәрҗемәдә басылган «Навстречу дружбе» (Мәскәү, 1976), «Килә дә китә яз» (1978), «Күңел яктысы» (1980), рус теленә тәрҗемәдә басылган «Озарённость»(Мәскәү, 1981) җыентыкларының төп темаларыннан берсе.

Юмор-сатира әсәрләре, шулай ук балалар өчен язылган шигырьләре фольклор мотивлары белән сугарылган: «Лирика, юмор, сатира» (1963), «Елмаябыз, көләбез» (1966), «Бу безнең китап» (1967).

З.Нури – шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында Белоруссиядәге партизаннар хәрәкәте турында «Үлгәннәр дә үч алды» (1962; рус теленә тәрҗемәсе «И мёртвые мстили», 1976) исемле хикәяләр җыентыгы, Түбән Кама шәһәре төзүчеләре хезмәтенә багышланган «Батырлар һәм матурлар» (1965) исемле очерклар җыентыгы авторы да.

Төрле халыкларның фольклор әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итеп, «Күңелле китап» (1969; 2 нче басма 1979) һәм «Алтын хәзинә» (1973) исемле китаплар бастырып чыгара; А.Твардовский, Н.Некрасов, С.Щипачёв, Мәхтүмколый, Я.Колас, Я.Купала әсәрләрен тәрҗемә итә.

З.Нури китаплары рус, казакъ, әзәрбайҗан, белорус, мари, якут телләренә тәрҗемә ителә.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Халыклар Дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Орша шәһәренең Мактаулы гражданы.

Әдәбият

Хисамов Н. Заман һәм шагыйрь // Казан утлары. 1975. № 2.

Мөхәммәдиев Р. Имәнлектән башланган юл // Якутлар табыладыр вакыт белән. Казан, 1983.

Автор – Г.М.Габделхакова