Биографиясе

1961 елның 11 ноябрендә Мөслим районы Иске Карамалы авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1984). 1983–1989 елларда (бүленеп) «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә эшли (1988–1989 елларда әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире), 1986–1988 елларда СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры, 1989 елдан «Салават күпере» журналында бүлек мөхәррире.

2011 елдан РФ әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры, 2012 елдан, бер үк вакытта, «Казан утлары» журналында бүлек мөхәррире.

2013 елдан «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире.

Балалар өчен язылган «Яңгырның ял көне» (1988), «Транзистор үч ала» (1989), «Тәгәрмәчле чана, яки Әкият боткасы» (1993), «Шайтан шаяруы» (1996), «Таһир маҗаралары» (1999), «Кояшны кочкан малай» (2004; Республиканың М.Җәлил исемендәге бүләге, 2007) китаплары юморга һәм фантазиягә бай.

Ул шулай ук – «Сине генә сөям» (1997) исемле лирик-публицистик шигырьләр җыентыгы һәм татар язучыларына пародияләр һәм эпиграммалар тупланган «Күрше тавыгы» (1990) җыентыгы авторы.

Л.Леронның «Чәпәләй белән Тәпәләй» (1995), «Аңгыра сарык җүләре» (1996) пьесалары буенча Әлмәт татар драма театрында спектакльләр куела.

Бүләкләре

Л.Лерон – Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000) премияләре, Муса Җәлил премиясе (2007), РТ ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Әсәрләре

Җил көймәсе. Казан, 2008.

Бәхеткә биш минут кала. Казан, 2012.