Биографиясе

1852 елның 19 феврале, Сембер губернасы, Буа өязе Шерауты авылы — 1936 ел, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1880), Пермь губернасы Соликамск өязендәге Дедюкино тоз промыселында табиб.

1881–1884 елларда Вятка губернасының Сарапул земствосында медицина хезмәтендә, 1885 елдан Уфа губернасының Минзәлә өязе Чаллы авылында табиб.

1886–1922 елларда Казан университетында: мәхкәмә медицинасы кафедрасында прозектор ярдәмчесе (1895–1896 елларда мәхкәмә медицинасы һәм беренче медицина ярдәме курсларында лекция укый), мәхкәмә медицинасы кафедрасы мөдире (1904 елдан), профессор (1909).

1890 елларда Казан губернасы Чабаксар өязендә зоб авыруы мәсьәләләрен өйрәнә.

1892 елда Сембер шәһәрендә Азия вабасы авыруына каршы көрәш кампаниясендә катнаша.

Хезмәтләре асфиксияне өйрәнүгә, йөрәк һәм кан тамырлары зарарланганда мәхкәмә медицинасы бәяләмәсенә карый.

Хезмәтләре

Случай врождённого отсутствия глазных яблок // Медицина обозрение. 1890. № 6;

Случай разрыва сердца при падении с высоты // Дневник Казан. об-ва врачей. 1896. Вып. 2; Р

азрывы селезёнки в судебно-медицинском отношении // Казан. медицина журн. 1902. Апр., сент.

Әдәбият  

Научные работники СССР. Л., 1928. Ч. 6.