Биографиясе

1801 ел, Мамадыш өязе Пүкәл авылы – 1881 ел, шунда ук.

Казан өязендәге Кенәр, Хәтнә авыллары мәдрәсәләрендә белем ала. Хәтнә авылы мәчетенең имам-хатибы.

Иҗаты

Күренекле замандашларына (Ш.Мәрҗани, Г.Түнтәри, Г.Курсави һ.б.), шулай ук улы Таҗетдингә багышланган мәдхия һәм мәрсияләр авторы.

Гали Чокрыйның «Фәүз ән-нәҗат» («Котылу юлы») әсәрен мактап язган шигыре дә бар. 1874 елда бер төркем иске фикерле муллалар, Ш.Мәрҗанинең «Назурат әл-хак...» хезмәтен тәнкыйтьләп, «Мозаһәрәт әл-кәлимә әл-җәрүдә әл-ләти һыййа фи ән-Назурат» («Назуратта әйтелгән сүзләргә караш...», 1874) исемле китап бастыралар. Бүкәли, Мәрҗани фикерләрен яклап, үзенә тарафдар берничә кеше белән берлектә, әлеге китап авторларына каршы шигъри җавабын иҗат итә. Бу шигъри җавапларны Ш.Мәрҗани үзенең «Мөстәфад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәтенең беренче томы кушымтасына урнаштыра.

Бүкәлинең кулъязма шигырьләр җыентыгы Казан университеты Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана.

Әдәбият

Мәрҗани мәҗмугасы. Казан, 1915.

Фәтхи А. Кулъязмалар тасвирламасы. Казан, 1968. 12 чыганак.

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1985. 2 том.

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан,1989.

Автор – М.В.Гайнетдинов