Биографиясе

1951 елның 28 февралендә Мөслим районы Баек авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1974).

1981–1988 елларда Татарстан китап нәшриятында корректор, соңрак мөхәррир булып эшли.

1988–1992 елларда ТР Мәдәният министрлыгының Республика фәнни-методик үзәгендә бүлек мөдире. 1992 елдан – «Татарстан» ДТРКсында мөхәррир, музыкаль тапшырулар алып баручы. 2002 елдан – «Яңа гасыр» радиосы баш мөхәррире.

Иҗаты

«Төсле моң» (1985), «Балачак кая китә?» (1989), «Ни өчендер безнең язмыш шундый» (1996), «Җирсү» (2001) шигырь җыентыклары авторы.

Шигырьләре нечкә лиризм, гражданлык пафосы белән сугарылган. «Яшел гармун» повестенда әдәп-әхлак проблемаларын күтәрә.

Композиторлар Ф.Әхмәтов, Л.Батыр-Болгари, И.Дәүләтшин, А.Монасыйпов, З.Хәйретдинов белән берлектә иҗат иткән җырлары халык арасында популярлык казана.

Бүләкләре

Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2013).

Әдәбият

Рәшит Ә. Кояш нуры тамган шигырьләр // Мирас. 1997. № 3.

Әюп Х. Якты моңнар иясе // Казан утлары. 2001. № 2.

Автор – Г.М.Габделхакова