Биографиясе

1941 елның 30 мартында БАССРның Кушнаренко районы Марс авылында туган.

Казан университетын (1964) һәм Мәскәүдә Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны (1969) тәмамлый.

1966–1971 елларда (бүленеп) Татарстан китап нәшриятында, 1973–1974 елларда «Ялкын» журналы, 1975 елдан «Казан утлары» журналының шигърият бүлеге мөдире.

Иҗаты

Шигырьләре 1962 елдан басыла башлый. «Гөлләр су сорый» исемле беренче шигъри җыентыгы 1966 елда дөнья күрә.

«Кояшлы утраулар» (1967), «Ирләр булыйк» (1978), «Чакыру» (1980) җыентыкларына кергән шигырьләренә романтик күтәренкелек, ихласлык, метафоралар байлыгы хас.

Р.Гаташ үз иҗатында лирик геройның күңел дөньясын, аның уй-кичерешләрен тулылыгы белән ачып бирергә омтыла. Ул хатын-кызның матурлыгына, игелеклелеккә, мәхәббәт һәм тугрылыкка дан җырлый.

Татар халкының язмышы, буыннан-буыннарга күчкән тарихи үткәне, рухи күңел байлыгы – Р.Гаташ лирикасының төп темаларыннан.

Р.Гаташ шигъриятендә рус һәм дөнья әдәбиятлары йогынтысы чагыла. Төрле поэтик формаларда иҗат итсә дә, күбрәк ирекле шигырьгә мөрәҗәгать итә.

1990 еллардан Р.Гаташ иҗатында классик Шәрекъ шигъриятенең йогынтысы көчәя. Бу чордагы мәхәббәт лирикасы, нигездә, газәлләр һәм робагыйлардан тора («Бу – сиңа кылган догам», 1997 һәм башкалар).

Публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре яза.

Шигырьләре рус, башкорт, украин, әзәрбайҗан, каракалпак, латыш, литва, төрек, инглиз, поляк телләренә тәрҗемә ителә.

Бүләкләре

Р.Гаташ – Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2008).

«Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденының медале белән бүләкләнә (2021).

Әсәрләре

Мәхәббәткә мәрхәмәт. Казан, 1987.

Гөлләр су сорый: Сайланма лирика. Казан, 1998.

Гамь шәрабы. Казан, 2001.

Сайланма әсәрләр: 3 томда. Казан, 2009.

Әдәбият

Хәким С. Җырның җире // Халык язмышы – шагыйрь язмышы. Казан, 1979.

Галиуллин Т. Йокы юк шагыйрьгә // Гомер учагы. Казан, 1991.

Гаташнамә. Казан, 2009.

Авторлар: Р.Ә.Мостафин, Х.Й.Миңнегулов