Биографиясе

1870, Ростов-Дон шәһәре – 1902, шунда ук.

З.Бигиев – татар әдәбиятында реалистик роман жанрына һәм публицистикага нигез салучыларның берсе.

Ахун гаиләсендә туа, Муса Бигиевнең абыйсы.

Ростов-Дон шәһәрендә рус мәктәбен тәмамлый, 1886–1891 елларда Казанда Күл буе мәдрәсәсендә укый.

1891 елдан башлап гомеренең ахырынача Ростов-Дон шәһәрендә мулла булып тора.

1893 елда Урта Азия халыкларының тормыш-көнкүрешен, мәдәниятен өйрәнү максатында Төркестан буйлап сәяхәт кыла. Берничә тапкыр Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Кырымда була.

Рус, төрек, Көнбатыш Европа әдәбиятларын тирән белгән, берничә чит телдә сөйләшкән.

Иҗаты

Уналты яшендә З.Бигиев беренче әсәрен – «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» («Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә», 1887) романын яза.

Өч елдан икенче романы – «Гөнаһе кәбаир» («Зур гөнаһлар», 1890) басылып чыга. Бу романнарда әдип XIX йөзнең икенче яртысындагы татар тормышының төрле социаль катлауларын тасвирлый, җәмгыятьтәге комсызлык, икейөзлелек, эчкечелек кебек ямьсез күренешләрне тәнкыйтьли, гуманистик позициядән торып үзенең әхлакый идеалларын бәян итә.

1891–1892 елларда язылган «Катыйлә» («Үтерүче хатын») һәм «Мөртәд» романнары басылмыйча кала, аларның кулъязмалары сакланмаган.

З.Бигиевнең «Мавәра ән-нәһердә сәяхәт» («Ике елга арасында сәяхәт», нәшер ителүе – 1908) исемле юлъязма китабы татар әдәбияты тарихында публицистика жанрындагы иң күренекле әсәрләрнең берсе булып исәпләнә. Анда ул 1893 елда Идел буе, Каспий һәм Төркестанга ясаган сәяхәте тәэсирләрен, Төркестан халыкларының авыр тормыш фаҗигаләрен, Россиянең колониаль сугышларына каршы көрәш күренешләрен, бер уңайдан татар халкының язмышы турында уй-фикерләрен бәян итә.

Әсәрләре

Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә. Казан, 1887.

Гөнаһе кәбаир. Казан, 1890.

Мавәре ән-нәһердә сәяхәт. Казан, 1908.

Повестьлар. Казан, 1960.

Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. Казан, 1979.

Зур гөнаһлар: романнар, сәяхәтнамә. Казан, 1991.

Әдәбият

Гайнуллин М.Х. Татар әдипләре (иҗат портретлары). Казан, 1978.

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1985. 2 т.

Миңнегулов Х. «Исмең синең милләт яшәдекчә яшәр» // Мирас. 1995. №11/12.

Автор – Х.Й.Миңнегулов