Биографиясе

1959 елның 12 июнендә Әлмәт шәһәрендә туган.

Н.Ахунова – Г.Ахуновның кызы.

Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый (1986).

1983–1994 елларда Казан төзүче-инженерлар институты, Казан медицина институты, сәүдә, медицина хезмәткәрләре мәдәният сарайлары китапханәләрендә эшли.

1994–1997 елларда Казан медицина университетының күптиражлы «Казанский медик» газетасында мөхәррир. 2000-2002 елларда «Татарские края» газетасында, «Казанская афиша» журналында хәбәрче, 1993 елдан «Зонтик» балалар журналында баш мөхәррир урынбасары.

1997 елдан – Казан медицина университеты каршындагы «Белая ворона» исемле әдәби оешма белән, 2017 елдан Гариф Ахунов исем. ЛИТО белән җитәкчелек итә.

Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1997).

«Далёкий свет» (1995), «Бабье лето» (1997), «Качели» (2004), «Вечернее солнце», «Окно» (икесе дә 2005) исемле шигъри җыентыклар, балалар өчен язылган «Здравствуй, Ёжик!» (2004) пьесасы, «Ласточка цвета жизни» (Казан кинохроника студиясе, 2006) документаль фильмының сценарий авторы.

Н.Ахунова шигъриятенә нечкә лиризм, көчле образлылык, төгәл детальләр, форма аныклыгы хас. Шигырьләре татар теленә тәрҗемә ителә.

Н.Ахунова Р.Харис, Н.Хәсәнов, В.Монасыйпов әсәрләрен, татар халык әкиятләрен рус теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

Н.Ахунова – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2009).

М.Горький исем. әдәби премия (2008), Татарстан Республикасының С.Сөләйманова исем. премиясе (2014) лауреаты.

Әдәбият

Ахметова Я. Живут в Казани «белые вороны»: эскиз портрета // Идель. 2000. № 1.

Автор – Р.Р.Мусабәкова