Биографиясе

1879 ел, Сембер губернасы, Буа өязе Бикморза авылы – 1937 ел.

1906 елдан «Вакыт» газетасында эшли; 1909 елдан Рәмиевләрнең «Вакыт» басмаханәсе эшчәнлегенә җитәкчелек итә.

1917 елның октябреннән «Вакыт» газетасын чыгаручы мөхәррир.

20 нче еллар ахырында Оренбургтан Уфага күчеп килә, бухгалтер булып эшли.

Дәрдемәнднең кияве.

Репрессияләр чоры корбаны.

Иҗаты

«Мәңгелек мәчет» (1901), «Әфиун» (1906), «Җанлы җеназа» (1907), «Ахырзаман бәласе» (1907), «Урман әүлийәсе» (1907) хикәяләре аерым-аерым нәшер ителә. «Оят, яки Күз яше» (1902; 1907 елда сәхнәләштерелә), «Ачлык кушты» (1908; 1911 елда сәхнәләштерелә) пьесалары авторы.

Пьесалары, бигрәк тә «Ачлык кушты» драмасы үз вакытында «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт» театр труппалары тарафыннан күп мәртәбә сәхнәгә куела.

Әсәрләре

Үзеңә кайту. Оренбург, 1913.

Әдәбият

Хәмидуллин Л. «Ачык фикерле зат...» // Ак төннәр хәтере. Казан, 2002.

Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1988.

Автор – Л.Х.Хәмидуллин