Биографиясе

1913 елның 14 ноябре, Сембер губернасының Буа өязе Кошки-Яңа Тимбай авылы – 1977 елның 15 июне, Чабаксар шәһәре.

Башлангыч белемне туган авылында, чуаш мәгърифәтчесе И.Я.Яковлев мәктәбендә ала. Яшьли ятим кала, 1922 елдан Казанда ятимнәр йортында тәрбияләнә.

1938 елда Казанда Чуаш педагогия техникумын тәмамлый, укытучы булып эшли. Соңрак Чабаксар шәһәрендә Чуаш педагогия институтын тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1945–1950 елларда «Ялав» («Байрак») әдәби журналының баш мөхәррире булып эшли, 1960–1967 елларда Чуаш АССРның Язучылар берлеге рәисе. 40 тан артык шигырь, поэма һәм повесть җыентыклары авторы.

1950–1967 елларда Чуаш АССР Югары Советы депутаты.

Иҗаты

Беренче шигырьләре «Утўм» («Адым», 1931) альманахында басыла. «Шывармань» («Су тегермәне», 1935) легендасы беренче чуаш операсына нигез итеп алына.

Алга Татарстанга һәм Чуашиягә багышланган аерым әсәрләр һәм шигырьләр, поэма цикллары иҗат итә («Идел белән Зөя арасында», «Ватанда», «Идел дулкыннары», «Сөйгән җирем», «Минем якташларым»).

Чуаш теленә Г.Тукай, М.Җәлил, Х.Туфан шигырьләрен тәрҗемә итә.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Мои земляки. Чебоксары, 1959.

На новой Волге. М., 1962.

Солнечное утро. Чебоксары, 1973.

Хамаръялсем (Земляки). Шупашкар, 1983.