Биографиясе

1924 елның 20 феврале, Украина ССРның Чернигов шәһәре — 2003 елның 1 августы, Чиләбе шәһәре.

1949 елда Киев театр институтын (режиссерлык һәм театр сәнгате белеме факультетларын) тәмамлый.

Александрия, Одесса (Украина ССР) театрларында баш режиссер.

1962–1965 елларда Одесса киностудиясе каршындагы кино актеры студиясенең сәнгать җитәкчесе.

1965–1973 елларда Казан Зур драма театрында баш режиссер, бер үк вакытта Казан театр училищесендә укыта.

1973 елдан Чиләбе драма театрының баш режиссеры (2003 елдан театр аның исемен йөртә).

Иҗаты

Орлов режиссурасына драматургия материалының тирән укылышы, сурәтләнә торган чорның тарихи чынбарлык күренешләренә зур игътибар, катнашучылар характерларының җентекле эшләнеше хас. Болар М.Горькийның «Зыковлар» («Зыковы», 1966) һәм «Варварлар» («Варвары», 1972), М.А.Булгаковның «Качу» («Бег», 1967), Н.Думбадзеның «Мин, әби, Илико һәм Илларион» («Я, бабушка, Илико и Илларион», 1969), Д.Н.Мамин-Сибирякның «Төшемле урында» («На золотом дне», 1970), А.С. һәм П.Л.Турның «Бердәнбер шаһит» («Единственный свидетель», 1971) әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә аеруча ачык чагылыш таба.

Конфликтның кискенләшүе, вакыйгалар барышы, төп персонажлар характеристикасының социаль төгәллеге хисабына классик әсәрләр заманча яңгыраш ала.

Сатирик әсәрләрне («Мунча» («Баня»), В.В.Маяковский, 1967; «Геростратны онытыргамы?» («Забыть Герострата?»), Г.И.Горин, 1973) сәхнәләштергәндә, Орлов гротеск алымнарыннан, сәхнә метафорасының мәгънәви байлыгыннан файдалана.

А.П.Штейнның «Көчле яңгырлар арасында» («Между ливнями», 1969), В.В.Вишневскийның «Беренче атлы армия» («Первая конная», 1970), Д.Н.Вәлиевнең «Дәвам» («Продолжение», 1972) әсәрләре буенча куелган спектакльләр эпик зурлыклары ягыннан аерылып торалар.

Сәхнә алымнарының төрлелеге, спектакльләр бизәлешенең поэтик тәэсирлелеге, вакыйгаларның интеллектуальлеге һәм логик чишелеше ягыннан Орлов куйган спектакльләр театр сәнгатендә зур казаныш була, Казан Зур драма театры тарихында сизелерлек эз калдыра.

Театрның сәнгать җитәкчесе буларак, ул кадрлар һәм репертуар сәясәтенә күп игътибар бирә. Аның тарафыннан театр труппасына актерлардан П.П.Бетев, Г.И.Ишкова, Ю.А.Коршок, В.Г.Остропольский, Б.Н.Петров, Л.Б.Кара-Гяур, Мәскәү һәм Ленинград югары театр уку йортларын тәмамлаучылардан О.М.Вавилов, Н.В.Корчагина, В.А.Пильников, режиссерлар В.М.Миллер, В.М.Стрижов, В.И.Соловьев, аерым спектакльләрне сәхнәгә кую өчен режиссерлар Э.М.Митницкий, Ш.М.Сарымсаков, М.Х.Сәлимҗанов, рәссамнар Д.Л.Боровский, Т.И.Сельвинская чакырып алына.

Репертуарның нигезен классик әсәрләр белән беррәттән хәзерге заманның аеруча мөһим проблемаларын яктырткан пьесалар да тәшкил итә.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Данилова Г. Пути, которые мы выбираем // Театр. жизнь. 1968. № 5;

Романович И. Большие ожидания // Театр. 1970. № 9;

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор Ю.А.Благов