Эчтәлек

XIV йөздә яши.

Дини-дидактик характердагы лиро-эпик «Җөмҗөмә солтан» әсәре авторы.

Совет тюркологы Е.Э.Бертельс, шулай ук төрек галимнәре Ф.Күпрелезадә һәм С.Эрген фикеренчә, дастан Алтын Урда шәһәрләренең берсендә язылган. Ф.Күпрелезадә, аерым алганда, поэманың 1375–1376 еллар белән билгеләнгән һәм Сәхибгәрәй хан кушуы буенча 1548–1549 елларда иске госманлы теленә тәрҗемә ителгән үзендә сакланган күчермәсенә сылтама ясый.

Әдәбият

Средневековая татарская литература VIII–XVIII вв. К., 1999; 

Исламов Р. Ещё раз о «Джумджума султан» Х.Катиба // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2004. № 1; 

Коprulu M.F. Early Mystics in Turkish Literature. L.–N.Y., 2006.