Эчтәлек

1936 елның 1 маенда Ростов өлкәсе Шахты шәһәрендә туа.

Одесса университетын тәмамлый (1962).

Бер үк вакытта Актерлар йорты каршындагы театр студиясендә укый, 1959–1961 елларда Одесса драма театрында эшли.

1961–1972 елларда һәм 1987 елдан Севастополь рус драма театрында.

1972–1987 елларда Казан Зур драма театры актрисасы.

Казан театр училищесендә укыта.

Үзенчәлекле талант иясе, гадәти булмаган киң диапазонлы шәхес, комик характерга да драматизм билгеләре өсти алучы, сәхнә күренешләрен гаҗәеп ышандыру көче белән башкаручы, форма белән виртуозларча эш итә белүче актриса.

Казан Зур драма театры сәхнәсендә шактый гына тирән эчтәлекле образлар иҗат итә. Беренче роленнән үк (Руца — «Безнең яшьлек кошлары», И.П.Друцэ) Кара-Гяур иҗат юнәлешенең үзәк принцибын — үзен тулысынча сәхнә дөньясына багышлауга әзер булуын күрсәтә.

Аның героинялары — тынгысыз, бер чиктән икенчесенә ташланучан натуралар, үз-үзләрен тотышлары кайвакыт сәер, килешсез һәм көлкеле дә була. Аларның күп төрле мәгънәгә ия төс-кыяфәтләре, рухи дөньяларының бай, күңел кичерешләренең тирән булуы тамашачының игътибарын җәлеп итә, кызыксыну уята.

Аның героинялары шәхеснең үзкыйммәте, нинди генә тормыш шартларында да кешелек сыйфатларын югалтмау зарурлыгы турындагы фикерләрне раслый.

Алар — Клементина («Геростратны онытыргамы?!», Г.И.Горин), Эмма («Пунтила әфәнде һәм аның хезмәтчесе Матти», Б.Брехт), Цыренжапова («Озату», И.М.Дворецкий), Лидия Жербер («Модадан төшкән комедия», А.Н.Арбузов), Анна («Булыргамы, булмаскамы», У.Гибсон), Мария («Изгеләрдән изге», И.П.Друцэ), Демчиха («Юл чаты», В.В.Быков), Беттина («Цилиндр», Э.де Филиппо), Линда («Астория» кунакханәсе», А.П.Штейн), Кручинина («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский), Песочинская («Сагыш», А.М.Галин), Серафина («Роза чәчәге татуировкасы», Т.Уильямс), Софья («Соңгылар», М.Горький), Марья («Иван һәм мадонна», А.Н.Кудрявцев), Нелли («Колея», В.К.Арро), Шарлотта («Фон Штайн гаиләсендәге сөйләшүләр», П.Хакс). Соңгы елларда Севастополь рус драма театры сәхнәсендә Аэлита («Тәрәзәләре төньякка караган, чәчәк тоткан мөлаем ханым», Э.С.Радзинская), патшабикә Елизавета («Сезнең апагыз һәм әсир кыз», Л.Н.Разумовская), миссис Гоффорт («Сөт машинасы монда бүтән туктамый», Т.Уильямс), Ганна («Кич», А.А.Дударев), Люси Купер («Алда — тынлык», В.Дельмар) һәм башка рольләрне башкара.

Украина Республикасының иң яхшы актрисасы дигән исемгә лаек була; М.Заньковецкая исемендәге Бөтен Украина бүләге бирелә (1998).

Әдәбият

Илялова И. Корни жизни // Театральная жизнь. 1973. № 8;

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор Ю.А.Благов