Эчтәлек

П.П.Бетев в роли Максим Петров ролендә (В.С. Розов, «Традицион җыен»)

1926 елның 21 декабре, хәзерге Казакъстан Республикасы Петропавловск шәһәре  2002 елның 26 марты, Казан.

19451951 елларда Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәре театры каршындагы студиядә укый, бер үк вакытта шул театрда эшли.

19511953 елларда Ачинск шәһәре театрында, 19531965 елларда Кемерово, 19651966 елларда Тамбов өлкәсе драма театрларында.

19662002 елларда Казан Зур драма театрында актер.

Казан сәхнәсендә рус һәм дөнья классикасыннан, хәзерге заман драматургиясеннән 90 нан артык роль башкара.

Үткен сатирик характердагы персонажларны чагылдырган социаль портретлар тудыру остасы: Победоносиков («Мунча», В.Маяковский, 1967), Нуретдин («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин, 1969), Мамаев («Акыл иясен дә гадилек җиңәр», А.Н.Островский, 1977), Варравин («Эш», А.В.Сухово-Кобылин, 1986). Бетев барыннан да элек үз герое характерының эчке чын халәтен, аның тирә-юньне, дөньяны ничек аңлавын күрсәтергә омтыла. Максим Петров («Традицион җыен», В.С.Розов, 1967), Шохин («Зыковлар», М.Горький, 1968), Карт («Көйсезләнгән сәфәр», А.Гыйләҗев, 1977), Табунов («Карагыз, кем килгән!», В.К.Арро, 1983) образларын тудырганда, гәүдәләндерү чараларын үтә аз, әмма оста кулланып, рухи дөньясын тулысы белән ачуга ирешә.

Классик драматургия образлары өстендә эшләгәндә, геройның үз-үзен тотышындагы тирән тамырларны эзләп табу, актерга бу образларны заманга якынайту, тамашачыга аңлаешлы итү мөмкинлеге бирә: Молоков («Төшемле урында», Д.Н.Мамин-Сибиряк, 1970), Дулебов («Талантлар һәм аларга табынучылар», 1974), Дудукин («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский, 1981), Павел Петрович Кирсанов («Аталар һәм балалар», И.С.Тургенев, 1979), Редозубов («Варварлар», 1972), Иван Коломийцев («Соңгылар», М.Горький, 1983), герцог Норфолк («Һәр заман кешесе», Р.Болт, 1986), Джордж Талбот («Мария Стюарт», Ф.Шиллер, 1990) моның ачык мисаллары.

Замандашлар рольләрен башкарганда Бетев аларның төрлелеген, язмышларының катлаулылыгын, рухи байлыгын һәм эчкерсезлеген күрсәтергә омтыла. Григорий («Безнең бурычлар», Э.Я.Володарский, 1973), Архипов («Ил гизүләр», А.Н.Арбузов, 1974), Воронин («Разведчик Шиловның соңгы эше», В.Черных, 1979), Хлынков («Имеш-мимешләр», А.Д.Салынский, 1981), Грохотало («Ак таулар турында төш», В.П.Астафьев, 1982) образларында Бетев катлаулы язмышларны гәүдәләндерә. Кронштадт матросы Расколупа («Ике яңгыр арасында», А.П.Штейн, 1969) һәм Алып баручы («Беренче атлы армия», В.В.Вишневский, 1970) образларында аерым кеше язмышы белән ил язмышының аерылгысызлыгы аеруча ачык һәм ышандырырлык итеп бирелә.

Актерның иҗат палитрасына төсләрнең күптөрлелеге хас: тирән психологизм, кырыс тотнаклылык, хискә бай темперамент, нечкә лиризм, йомшак юмор бу сыйфатлар җыелмасы образларга күп мәгънәлелек, олпатлык бирә: Ипполит («Бервакыт Яңа ел кичендә», Э.В.Брагинский, Э.А.Рязанов, 1969), Самсонов («Яр», Ю.В.Бондарев, 1979), Эфраим Кэбот («Карамалар төбендәге мәхәббәт», Ю.ОНил, 1982), Либеро Бокка («Көзге вакыйга», А.Николаи, 1992).

П.П.Бетев Победоносиков ролендә, сулда — П.С. Маслов (В.В. Маяковский, «Мунча»)

Әдәбият

Путинцев И. Три роли Петра Бетева // Театральная жизнь. 1960. № 17;

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор Ю.А.Благов.