Эчтәлек

Камаловлар, Камалетдиновлар.

Татар театр сәнгате тарихында зур роль уйнаганнар.

Гаиләнең татар профессиональ театры башында торучы беренче вәкилләре театрга нигез сала, алдагы буыннар тарафыннан үстерелгән, башка актер һәм драматурглар сәнгатендә расланган принцип һәм традицияләрен булдыра.

1) Галиәсгар Галиәкбәр улы Камал, драматург.

2) Габдулла Галиәкбәр улы (Камал I) (1893 елның 20 октябре, Казан — 1933 елның 23 июне, шунда ук), драма актеры, режиссер.

Галиәсгар Камалның энесе.

Сәхнә эшчәнлеген 1912 елда «Сәйяр» труппасында башлап җибәрә. Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армия частьләрендә фронт театрлары эшендә катнаша. 1920 елда Оренбург Шәрекъ театрын оештыручылардан һәм иҗади эшлеклеләрдән берсе. 1921–1926 елларда Ташкентта Үзбәк үрнәк труппасында актер һәм режиссер, 1926–1929 елларда Ашхабадта төрекмән театры режиссеры. 1929–1933 елларда, нигездә, режиссер вазифасын үти; Әстерхан, Оренбург татар театрларында спектакльләр куя, Казанда радиотапшырулар алып бара. Татар драматурглары пьесаларындагы рольләрне беренчеләрдән булып башкаручы — Кара фикер («Ике фикер», Г.Коләхмәтов), Исмәгыйль («Галиябану», М.Фәйзи), Идрис («Ачлык кушты», Я.Вәли). Шулай ук Ильяс («Беренче чәчәкләр», К.Тинчурин), Хөсәен («Надиршаһ», Н.Нариманов), Әлмансур (Һ.Һейненың шул исемендәге әсәре буенча), Президент («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер), Осип («Ревизор», Н.В.Гоголь), Дикой («Яшенле яңгыр», А.Н.Островский), Константин («Ванюшин балалары», С.А.Найденов) һәм башка рольләрдә уйный. «Мәкер вә мәхәббәт» («Коварство и любовь», Ф.Шиллер), «Җинаятьче гаиләсе» («Семья преступника», П.Джакометти), «Комарбазның хәяте» («Жизнь игрока», В.Дюканж), «Өйләнү» («Женитьба», Н.В.Гоголь), «Фәрһад һәм Ширин» (Хөршид), «Канлы урман» («Кровавый лес», А.Каушутов) спектакльләрен сәхнәгә куя.

3) Габдрахман Галиәкбәр улы (Камал II) (1896 елның 10 мае, Казан — 1948 елның 24 феврале, шунда ук), драма актеры.

Галиәсгар һәм Галиәкбәр Камалның энесе.

Сәхнә эшчәнлеген 1915 елда «Сәйяр» труппасында башлый. Соңыннан Пермь, Уфа, Троицк, Петропавловск татар театрларында эшли. 1924–1934 елларда Татар акаднмия театры актеры. Төп рольләре — Гомәр («Тигезсезләр», Ф.Әмирхан), Хәмит («Беренче чәчәкләр», К.Тинчурин), Вәли («Яшь гомер», Г.Коләхмәтов), Тахмасхан («Надиршаһ», Н.Нариманов), Бобчинский («Ревизор», Н.В.Гоголь), Муров («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский), Алексей («Ванюшин балалары», С.А.Найденов).

4) Зәйнәп Галиәкбәр кызы Камалова (1899, Казан — 1977, шунда ук), драма актрисасы, ТАССРның атказанган артисты (1957).

Галиәсгар, Габдулла һәм Габдрахман Камалларның сеңеле. Сәхнә эшчәнлеген 1917 елда «Сәйяр» труппасында башлый. 1920 елда Урта Азиягә китә, Ташкент, Сәмәрканд үзбәк театрларында, аннан соң Әстерхан татар театрында чыгышлар ясый. 1940 елда Буа шәһәрендә эшләүче Республика күчмә театрына урнаша. Нык характерлы, үзенчәлекле актриса, нигездә, гадәти көнкүрештә өлкән яшьтәге кешеләр рольләрен башкара. Ул иҗат иткән образлар — Мәрбуга («Тормыш җыры», М.Әмир), Җиһан («Башмагым», Т.Гыйззәт), Гыйльминиса, Яучы («Күңел дәфтәре», «Яшел эшләпә», Г.Насрый), Ана («Тормыш юлында», Р.Ишморатова).

5) Фатыйма Хәйрулла кызы Камалова, драма актрисасы.

Габдулла Камал хатыны.

6) Әнәс Галиәсгар улы Камал, драматург.

Галиәсгар Камалның улы.

7) Гәүһәр Габдулла кызы Камалова, драма актрисасы.

Габдулла һәм Фатыйма Камаллар кызы.

Әдәбият

Илялова И.Г. Камал театры артистлары=Артисты театра им. Г.Камала: Биографик белешмәлек. К., 2005;

Народные артисты. К., 1980;

Илялова И.Театр имени Камала. К., 1986.

Авторлар Д.Ә.Гыймранова, И.И.Илялова