Биографиясе

1918 елның 31 декабре, Пермь шәһәре – 2000 елның 18 ноябре, Казан. Балтач районының Түнтәр авылында җирләнә.

Ленинград консерваториясен тәмамлый (1951).

1937–1940 елларда Ленинград опера һәм балет академия театры оркестры, 1940–1943 елларда – Ленинград хәрби комендатурасы үрнәк оркестры, 1943–1946 елларда Ленинград радиокомитеты зур симфония оркестры артисты (бәрмә уен коралларында уйнаучы). Ленинград камалышы вакытында Д.Шостаковичның 7 нче симфониясен беренче башкаруда катнаша.

1951 елдан Чита радиокомитетының халык уен кораллары оркестры дирижеры. 1953 елдан Ижор заводының (Ленинград) хор капелласы сәнгать җитәкчесе. 1958 елдан Карелия «Кантеле» ансамбле хормейстеры.

1959–1965 елларда ТАССРның Җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе, 1963–1975 елларда Казан консерваториясенең халык уен кораллары кафедрасы укытучысы, бер үк вакытта 1969–1973 елларда Казан консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбе директоры, 1975–1996 елларда Казан музыка училищесенең халык уен кораллары бүлеге укытучысы.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.