Биографиясе

1908 елның 10 августы, Пермь губернасының Көңгер шәһәре – 1984 елның 20 ноябре, Ленинград.

Пермь сәнгать техникумын (1933), И.Е.Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтын, нәкышь сәнгате профессор Р.Р.Френц остаханәсен (1948) тәмамлый.

Икенче Урал опера театрында бизәлеш рәссамы булып эшли.

1933 елдан Ленинградта яши.

Әминов Ф.Г. Урманга – утынга. Г.Тукайның "Шүрәле" әкиятенә иллюстрация. 1958–1959

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әминов Ф.Г. Сәер зат. Г.Тукайның "Шүрәле" әкиятенә иллюстрация. 1959–1960

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әлминов Б.М. Ярдәм итегез! Г.Тукайның "Шүрәле" әкиятенә иллюстрация. 1959

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

1950 еллар ахырына кадәр тематик картина, пейзаж жанрларында иҗат итә, портретлар сериясен, шул исәптән Бөек Ватан сугышы каһарманнары портретларын («Капитан А.А.Янбулат», «Хирург Ф.Х.Кутушев», «Доктор Ш.Г.Шәрәф», «Л.В.Мочалов»), 1959 елда драматик сюжетлы «Салават Юлаев», «Муса Җәлил», «Иптәшләрнең хушлашуы» картиналарын яза.

Ф.Әминов иҗатында татар әдәбияты һәм фольклоры геройларының образлары чагыла. 1960 елда Г.Тукай әсәрләре мотивлары нигезендә акварельләр сериясен: «Су анасы» поэмасы, «Кәҗә белән Сарык» әкияте; «Таз» шигыренә график эшләр (тушь, каләм) иҗат итә.

Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасына багышланган иллюстрацияләрдә (1960 еллар) Ф.Әминов татар китап графикасы традицияләрен рус рәссамнарының XX йөз башы, аерым алганда, символик-романтик рухтагы «Мир искусства» агымы вәкилләренең иҗади казанышлары белән бәйли. Урман поэтикасы белән сугарылган Шүрәле образы күкрәп үскән агачлар һәм үләннәр дөньясы фонында тылсымлы фантазияләр чагылышы булып күз алдына килеп баса.

1960 еллар ахырыннан Ф.Әминовнең нәкышь эшләрендә дә әдәби тематика төп урынны алып тора. Г.Тукайның шигъри дөньясы, халыкның күркәм йолалары һәм бәйрәмнәре «Хуҗа Насретдин» (1967); «Сак-Сок» (1968); «Сабан туе» (1970) әсәрләрендә, «Г.Тукай Кырлай авылында» (1969) һәм «Г.Тукай Кырлайда» (1970); «Тукай үзенең әкият персонажлары арасында» (1972); «Г.Тукай Петербургта» (1974) композицияләрендә, панноларында, триптихларында чагылыш таба.

Ф.Әминов акварельгә тартым казеин нигезле темпера техникасын якынрак күрә. Татар чигешләрен, каюлы күн бизәкләрен хәтерләткән фантастик үсемлекләр, чәчәк, үлән композицияләре моңга бай татар җыры белән охшаш («Салкын чишмә», 1968; «Су буе», 1969; «Кырлай» 1971).

Әминов Ф.Г. Г.Тукайның «Су анасы» әкиятенә 1 нче номерлы иллюстрация. 1977

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әминов Ф.Г. Г.Тукайның «Су анасы» әкиятенә 3 нче номерлы иллюстрация. 1977

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әминов Ф.Г. Төн. Г.Тукайның "Су анасы" әкиятенә иллюстрация. 1964–1965

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Халыкара (Будапешт, 1949), бөтенсоюз күргәзмәләрендә катнаша. Вафатыннан соң әсәрләре Санкт-Петербургта һәм Казанда уздырылган «ТАТАРТ» төбәкара күргәзмәләрендә (1991) күрсәтелә.

Шәхси күргәзмәләре Казанда (1972, 1979), Пермьдә (1995, вафатыннан соң) уза.

Әминов Ф.Г. Су буе. Җыр. 1979

Киндер, темпера. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләре тупланмалары

Ф.Әминов әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Яңа Кырлайдагы Г.Тукай музей-комплексында, Ташкентның А.Нәвои исемендәге Әдәбият музеенда, Санкт-Петербургның тарих музеенда, Пермь картиналар галереясында саклана.

Әминов Ф.Г. Сабан туе. 1950

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әминов Ф.Г. Урак өсте. 1971

Фанера, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Әминов Ф. Үзем турында // Азат хатын. 1972. № 9.

Аминов Ф.А. Выставка произведений. Каталог. Л., 1976.

Автор – Р.Г.Шаһиева